Табигать – тиңсез хәзинә
15 сентябрь – “Гринпис” халыкара иҗтимагый экологик оешмасы туган көн. Шул уңайдан, Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Табигать – тиңсез хәзинә” дип аталган экология сәгате үтте. Анда 1нче мәктәпнең II сыйныф укучылары чакылырган иде.
Чараны башлап, китапханәче укучыларга әйләнә-тирә мохитне һәм табигый байлыкларны саклаучы “Гринпис” оешмасының барлыкка килү тарихы, әлеге оешманың нинди экологик проектлар белән шөгыльләнүе турында сөйләде. Укучылар тема буенча төзелгән ребус чишүдә катнашты, сканворд, филворд чиште, викторина сорауларына җавап бирде. Ахырдан, алар игътибарына табигатьне саклау турында мультфильмнан өзек күрсәтелде.