Центр детского и семейного чтения

Россия террорга каршы

Терроризмга каршы көрәш көне уңаеннан, Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Россия террорга каршы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады.

Биредә терроризмга багышланган газет һәм журнал мәкаләләре, төрледән-төрле буклетлар урын алган. Моннан тыш, китап укучылар терроризм проблемасына кагылышлы башка төр мәгълүмат белән дә таныша ала.

Күргәзмә 9 сентябрьгә кадәр эшләячәк. Рәхим итегез.