Җәен тик тормыйбыз...
“Шәһәрнең мәдәни мохиты” проекты кысаларында, 20 август көнне Нефть монументы территориясендә шәһәр балалары һәм өлкәннәр өчен “Җәй, китап һәм дусларым” дип аталган әдәби-уен программасы үтте. Аны шәһәрнең үзәк китапханәсе һәм аның филиаллары хезмәткәрләре оештырган иде.
Ктапханәчеләр бу көнне балалар һәм аларның ата-аналары өчен кызыклы программа әзерләп килгән иде. Балалар хәрәкәтчән уеннарда, викторина-конкурсларда катнашкан арада, аларның ата-аналары юбиляр язучылар иҗатына багышланган филворд чиште. Асфальтта рәсем ясау конкурсында да кечкенә лениногорскилылар актив катнашты. Аның нәтиҗәләре буенча, һәр бала татлы бүләк алды.