Шәһәрем – йөрәгемдә
18 август, шәһәр көне уңаеннан, “Балерина” фонтанында “Шәһәрем – йөрәгемдә” дип аталган әдәби-уен программасы үтте.
Аның барышында, Г.Тукай исемендәге үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре бәйрәмгә килгән кунаклар өчен төрледән-төрле әдәби викториналар, уен чаралары оештырган иде. Катнашучылар шәһәребезгә багышланган филвордта, “Мәкальне җый” дигән викторинада һәм башка уеннарда катнашты.