Центр детского и семейного чтения

Әкияттә – кунакта

23 июнь көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Әкияттә – кунакта” дип исемләнгән ял сәгате үтте. Бирегә 1нче мәктәпяны лагерена йөрүче балалар чакырылган иде.

Чара ике өлештән торып, балалар өчен аеруча кызык үтте. Иң элек, алар рус язучылары гына түгел, чит ил язучыларының әкиятләрен искә алды, үзләре иң нык яратып укый торганнарын атады, халык әкиятләренә тукталды. Дәвам итеп, “Балалар әкиятләре буенча”, “Әкият героен танып бел”, “Табышмакка җавап тап” дигән викторинада катнашты, филворд, сканворд чиште. Ахырдан, аларга Г.Андерсенның “Дюймовочка” мультфильмыннан өзек күрсәтелде.