Дөрес юл сайла!
21 июнь көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Дөрес юл сайла!” дип исемләнгән әңгәмә үтте. Ул Бөтендөнья наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан оештырылып, анда 1нче мәктәп каршында эшләүче лагерь балалары чакырылган иде.
Әңгәмә барышында, китапханәче балаларга наркомания, алкоголь, тәмәке тарту кебек яман гадәтләрнең кеше өчен тискәре йогынтысы, файдалы киңәшләр, гигиена кагыйдәләре турында сөйләде, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү буенча киңәшләр бирде. Балалар сканворд, филворд чиште, викторина сорауларына, логик башваткычларга җавап бирде. Ахырдан, “Куркынычсызлык әлифбасы” мультфильмыннан өзек карады.