41нең шомлы таңы...
Хәтер һәм кайгы көне алдыннан, Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “41нең шомлы таңы...” дип аталган хәтер сәгате үтте. Анда 1нче мәктәп каршында оештырылган лагерь балалары чакырылган иде.
Китапханәче балаларга илебез халкына зур кайгы-хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы башлануы, аның барышында миллионлаган солдатның гомере өзелүе, өлкәннәр белән беррәттән, яу кырында усмерләрнең көрәшүе турында сөйләде. “Герой-пионерлар” дип исемләнгән презентация кулланып, балалар үз яшьтәшләренең батырлыклары турында тагын бер кат тыңлап үтте. Ахырдан, алар игътибарына “Истәлек” дип аталган фильмнан өзек күрсәтелде. Бу көнне алар шулай ук “Хәтер шәме” дигән акциягә кушылып, шәмнәр кабызды.