Центр детского и семейного чтения

Дөрес юл сайла!

16 июнь көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Дөрес юл сайла!” дип исемләнгән әңгәмә сәгате үтте. Ул Бөтендөнья наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан оештырылган иде. Бирегә 1нче һәм 3нче Территориаль җәмагатьчелек үзидарәсе каршында оештырылган лагерьга йөрүче балалар чакырылды.

Әңгәмәне башлап, китапханәче балаларга олылар арасында гына түгел, яшүсмерләр һәм хәтта, балалар арасында киң колач алган яман гадәтләр турында сөйләде, статистика мәгълүматларына таянып, Россиядә өч миллионнан артык наркоман булуы, әлеге санның көннән-көн артуы, яшәрүе турында ассызыклады. Балалар “Сәламәтлек азбукасы”, “Моны белү зарур”, “Үлемгә бер адым” дип исемләнгән викторинада катнашты, сканворд чиште. Ахырдан, алар игъбарына “Яман гадәтләр” дип исемләнгән видеоролик тәкъдим ителде.