Хокукларыңны беләсеңме?
14 июнь көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Хокукларыңны беләсеңме?” дип исемләнгән белем сәгате үтте. Бирегә 1нче һәм 3нче Территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе каршында оештырылган лагерьга йөрүче балалар чакырылган иде.
Иң элек, китапханәче балаларга хокук сүзенең төшенчәсен аңлатып, аларның нинди хокукларга ия булуларын сөйләде, аның белән беррәттән, бурычларын атап үтте. Балалар “Хокукны белү зарур”, “Хокук – бурыч” кебек һәм башка уен-викторинада катнашып, сорауларга җавап бирде, филворд, анаграмма чиште. Ахырдан, аларга “Куркынычсызлык әлифбасы” ролигыннан өзек күрсәтелде.