Россия – туган илем
9 июнь көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Россия – туган илем” дип исемләнгән патриотик сәгать үтте. Анда 1нче мәктәпяны лагерена йөрүче балалар чакырылган иде.
Чара барышында китапханәче балаларга әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләде, “Истәлекле даталар” викторинасы үткәрде, илебез үсешенә зур өлеш керткән танылган шәхесләрне атады. Презентация кулланып, укучылар “Россия белгечләре” дип исемләнгән уенда катнашты. Ахырдан, алар игътибарына Россия турында ролик тәкъдим ителде.