Милли Сабантуй
8 июнь көнне Балалар һәм гаилә уку үзәге, 1нче һәм 3нче Территориаль җәмәгатьчелек үзәге хезмәткәрләре белән берлектә, ишегалды лагерена йөрүче балалар өчен “Милли Сабантуй” дип исемләнгән фольклор сәгате үткәрде.
Аның барышында, китапханәче балаларга Сабантуй татар халык бәйрәменең оешу тарихы, аның милли уеннары, милли ашлары турында сөйләде, “Милли Сабантуй” дип исемләнгән викторина үткәрде. Балалар әлеге бәйрәм турында булган мәкаль-әйтемнәрне атады, филворд чишүдә катнашты. Ахырдан, алар игътибарына “Сабантуй” дип исемләнгән мультфильмнан өзек тәкъдим ителде.