Пушкин илендә
6 июнь көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә рус шагыйре Александр Пушкиннын тууына 223ел тулуга багышланган “Тылсымлы Пушкин илендә” дип аталган мавыктыргыч чара үтте. Анда 1нче мәктәп каршында оештырылган лагерьга йөрүче балалар чакырылган иде.
Чара барышында китапханәче балаларга шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде, аның әкият-әсәрләрендә еш очрый торган мәкаль һәм әйтемнәрне искә алды. Викторина сорауларына җавап бирү һәм сканворд чишү алар өчен аеруча кызык булды. Йомгаклап, балалар игътибарына «Сказка о царе Салтане» мультфильмыннан өзек тәкъдим ителде.