Җәйге маҗаралар
6 июнь көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Җәйге маҗаралар” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлаячак. Ул китапханәгә йөрүче яшь китап сөючеләр өчен оештырыла.
Бу күргәзмә җәй турында язылган җыр-шигырьләр, әкият, әсәрләр һәм башка күп төрле әдәбиятны үз эченә алган. Өч ай дәвамында эшләп, ул бик күп укучыны кызыксындырып, җәйге маҗаралар иленә сәяхәткә алып китә алыр дигән өметтә калып, һәр укучыны кунакта көтеп калабыз.