Китап киштәсендә – җәй
6 июнь көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Китап киштәсендә – җәй” дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачыла. Ул китапханәгә йөрүче өлкән буын кешеләре өчен оештырылган.
Биредә яшелчә бакчасында җиләк-җимеш, чәчәкләр үстерүгә багышланган китпалар, газет-журналлар, көзгә әзерлекне алдан күрергә яратучы хуҗабикәләр өчен төрледән-төрле рецептлар тупланган. Китап күргәзмәсе җәй буе эшләп, тагын да кызыклы язмалар белән әледән-әле тупланып торачак. Барлык теләүчеләрне китапханәдә көтеп калабыз.