Йөгерүче китап
Гомумроссия китапханәчеләр көне алдыннан, Балалар һәм гаилә уку үзәге, шәһәр китапханәсенең 2нче, 3нче филиал хезмәткәрләре белән берлектә, “Йөгерүче китап – 2022” Бөтенроссия социомәдәни акциясенә кушылды.
Бу көнне акцияне оештыручылар шәһәр урамнары буйлап узды. Балалар һәм олылар өчен викториналар оештырылып, анда барлык теләүчеләр катнашырга мөмкинлек алды. Алар өчен быел юбилейларын билгеләп үтәчәк язучыларга багышланган викторина тәкъдим ителгән иде.