Үткәннәргә күз салып
Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Үткәннәргә күз салып...” дип исемләнгән онлайн-марафон үтте. Ул Бөек Җиңүнең 77 еллыгына башышланып, анда катнашырга 1нче мәктәп укучылары чакырылган иде.
Чара барышында китапханәче укучыларга илебез халкына кайгы-хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы, туган җирләре өчен башларын салган батырлар, Лениногорскиның Ватаныбызга 15 Советлар Союзы Герое биргән шәһәр булуы турында сөйләде. Ахырдан, укучылар Т.Белозёровның “Җиңү бәйрәме” һәм “Мәңгелек ут” дип аталган шигырен укыды.