Центр детского и семейного чтения

Сугыш елы балалары

6 май көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Сугыш елы балалары” дип исемләнгән әңгәмә үтте. Анда 1нче мәктәпнең III сыйныф укучылары чакырылган иде.

Чара барышында китапханәче укучыларга герой пионерлар турында, аларның ачы язмышы һәм батырлыгы турында, Саласпилс дигән балалар улем лагере турында сөйләде. Укучылар тема буенча әзерләнгән презентация, сугыш турындагы фильмнан өзек карады, уй-кичерешләре белән бүлеште.