Центр детского и семейного чтения

Спорт – сәламәтлек ул

Балалар арасында хокук бозуны кисәтү һәм профилактика уздыру максатчан программасы кысаларында, 22 апрель көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Старттан финишка кадәр бер сулышта!” дип исемләнгән физминутка үтте. Анда 1нче мәктәпнең III сыйныф укучылары катнашты.

Чара барышында укучылар туп белән төрле хәрәкәтчән уен уйнап, үзләрен тизлектә һәм көчтә сынады, әлеге уеннан уңай энергия туплады. Ахырдан, алар игътибарына “Шайбу, шайбу!” мультфильмыннан өзек тәкъдим ителде.