Центр детского и семейного чтения

Тукай әкиятләре илендә

Укучының мәдәни көндәлеге проекты кысаларында, 19 апрель көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Тукай әкиятләре илендә” дип исемләнгән әдәби сәгать үтте. Анда 1нче мәктәпнең III сыйныф укучылары чакырылган иде.

Иң элек китапханәче укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырып үтте. Тукайның бай эчтәлекле шигырь-әкиятләре аларда аеруча зур кызыксыну уятты. Балалар шагыйрь иҗаты һәм биографиясе буенча, шулай ук “Шүрәле”, “Су анасы” әкиятләре буенча оештырылган викторинада катнашты, аның шигырьләрен яттан сөйләде, сорауларга җавап бирде. Ахырдан алар игътибарына “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” мультфильмыннан өзек тәкъдим ителде.