Центр детского и семейного чтения

Әдәби сәгать

Балалар һәм яшүсмерләр атналыгы кысаларында, Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Шагыйрьдә кунакта” дип исемләнгән әдәби сәгать үтте. Анда Писмән микрорайонында яшәүче оештырылмаган балалар чакырылган иде.

Иң элек китапханәче укучыларга шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләп үтте. Зур кызыксыну күрсәтеп, укучылар “Әкиятне танып бел”, “Дәвам ит”, “Сорауга җавап бир” дип исемләнгән викториналарда катнашты. Ахырдан, алар игътибарына “Айболит” мультфильмыннан өзек тәкъдим ителде.