Әкияттә кунакта
“Әкият иленә сәяхәт” Республика акциясе кысаларында, 2 март көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Әкияттә кунакта” дип аталган әдәби сәгать үтте. Анда Писмән микрорайонында яшәүче яшь китап сөюче дусларыбыз килгән иде.
Чара барышында, китапханәче аларга быел юбилейларын билгеләп үтүче әкиятләр, шулай ук китапханәгә килгән өр-яңа китаплар турында сөйләп үтте. Ахырдан, укучылар Ш.Перроның “Золушка” һәм Г.Х.Андерсенның “Новое платье короля» әкиятләрен укыды.