Гомерем җыр булып яңгырый
Укучының мәдәни көндәлеге проекты кысаларында, 21 февраль көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Гомерем җыр булып яңгырый” дип исемләнгән мәдәни дәрес үтте. Анда 1нче мәктәпнең V сыйныф укучылары чакырылган иде.
Видео презентация кулланып, китапханәче укучыларны Муса Җәлилнең тормыш юлы белән таныштырып үтте, герой шагыйрьнең иҗатына тукталды. Алар шагыйрьнең фронт тормышы, тоткынлык еллары, шунда язылган күпсанлы шигырьләре белән танышты, үзләре дә “Батыр куян”, “Кызыл ромашка” шигырьләреннән өзек укыды. Ахырдан, алар игътибарына авторның “Кызыл ромашка” мульфильмыннан өзек тәкъдим ителде.