Павлованың тылсымлы әкиятләре
14 февраль көнне Балалар һәм гаилә уку үзәге, #читаемкнигиНиныПавловой дип аталган VI Регионара акцисенә кушылып, “ Павлованың тылсымлы әкиятләре” дигән уку сәгате үткәрде. Анда Писмән микрорайонында яшәп, әлеге китапханәгә йөрүче яшь китап сөючеләр катнашты.
Иң элек, китапханәче укучыларга авторның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача сөйләп үтте һәм аларга авторның берничә әсәреннән өзек укыды. Балалар үзләре дә язучының “Хитрый одуванчик”, “Мышонок заблудился” әкиятләрен сайлап укыды, ахырдан аның буенча үзара фикер алышты.