Центр детского и семейного чтения

Ислам кабул итү хөрмәтенә

7 февральдән Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Ислам динен кабул итүгә 1100 ел” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады.

Биредә китап сөючеләр өчен мөселман халкының тарихы, Ислам динен кабул итү турында язылган әдәбият тәкъдим ителгән. Моннан тыш күргәзмздә Коръән, пәйгамбәрләр турында язмалар һәм башка мөһим китаплар да урын алган.