Интернет капкынына эләкмә
“Куркынычсыз интернет атналыгы” кысаларында, 3 февраль көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Интернет капкынына эләкмә” дип аталган әңгәмә сәгате үтте. Аңа 1нче мәктәпнең I сыйныф укучылары чакырылган иде.
Әңгәмә барышында китапханәче укучыларга Интернетның уңай якларыннан тыш, күп кенә тискәре яклары булуы турында сөйләде, әлеге темага багышланган электрон презентация һәм видеоролик күрсәтте. Ахырдан, укучылар Интернетны файдалануның иң төп куркынычсызлык кагыйдәләре белән танышты.