Центр детского и семейного чтения

Сталинград өчен көрәштә

2 февраль көнне Балалар һәм гаилә уку үзәге китапханәчеләре V Бөтенроссия «200 минут уку: Сталинградка багышлана» акциясенә кушылды. Бу көнге чарага 1нче мәктәп укучылары чакырылган иде. 

Акция барышында китапханәчеләр укучыларга Сталинград сугышының Бөек Ватан сугышы елларында иң мөһим бәрелешләренең берсе булуы турында сөйләде, 200 көн дәвам иткән бу сугыш  совет гаскәрләренең  зур  җиңүе белән тәмамлануын ассызыклады, Сталинград сугышы турындагы китапларга күзәтү үткәрде. Акцияне дәвам итеп, укучылар Сергей Алексеевның «Новый командующий» әсәреннән өзек укыды.