Центр детского и семейного чтения

Тылсымлы әкият илендә

«Укучының мәдәни көндәлеге» проекты кысаларында, 27 гыйнвар көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Тылсымлы әкият илендә” дип исемләнгән мәдәни дәрес үтте. Анда 1нче мәктәпнең I сыйныф укучылары чакырылган иде.

Чара барышында, китапханәче балаларга рус, татар халык әкиятләре, чит илләр әкиятләре барлыгы турында сөйләп үтте, әкият тәшенчәсенә аңлатма бирде. Халык әкиятләреннән тыш, автор әкиятләре булуы турында да сөйләде. Укучылар зур кызыксыну белән әлеге темага багышланган викторинада катнашты, табышмак, сканворд чиште. Йомгаклап, алар игътибарына Габдулла Тукайның “Шүрәле” әкиятеннән өзек тәкъдим ителде.