Россия символлары
Шәһәрнең 1нче номерлы мәктәбе укучылары “Россия символлары. Космик казанышлар» дип исемләнгән Бөтенроссия олимпиадасында катнашты.
Ул ике яшь категориясендә үткәрелеп, укучыларга әлеге өлкәдә үз белемнәрен сынарга мөмкинлек бирде. Нәтиҗәдә, мәктәп укучылары коллективы олимпиада катнашучысы сертификаты, ә Балалар һәм гаилә уку үзәге коллективы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.