Туган җирем - Татарстан
“Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында, 25 ноябрь көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Туган җирем - Татарстан” дип исемләнгән тарих сәгате үтте. Анда 1нче мәктәпнең IV сыйныф укучылары чакырылган иде.
Китапханәче укучыларга Татарстанның шәһәрләре, табигате, күп милләтле халкы, бәйрәм-йолалары турында сөйләде, республиканың бай тарихлы һәм гүзәл булуы турында әйтте. Танылган шагыйрь-язучылар, аларның әсәрләренә, җырчыларга тукталды. Укучылар зур теләк белән викторинада катнашты, сканворд чиште, “Туган як тарихын беләсезме?” дип исемләнгән анкета сораулаына җавап бирде.