Центр детского и семейного чтения

Россия символлары

18 ноябрьдә Россия дәүләт балалар китапханәсе "Россия символлары. Космостагы казанышлар" Бөтенроссия олимпиадасы үткәрде. Ул Космонавтика музее белән Мәскәү планетарие һәм РФ Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылды. Район олимпиадасында  быел да 1нче мәктәпнең урта сыйныф укучылары зур теләк белән  катнашты.

Бу көнне район буенча 10-12 һәм 13-16 яшьлек балалар өчен берничә мәйданчык эшләде. Һәр катнашучыга 10 биремнән торган тестлар бирелде. Тугызы берничә төр вариант җавап тәкъдим итсә, унынчы сорауга тулырак җавап бирергә тиеш иде алар.