Центр детского и семейного чтения

Бөек халык казанышлары

17 сентябрь көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә, 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары өчен, “Бөек халык казанышлары” дип исемләнгән уку сәгате үтте.

Чара барышында китапханәче укучыларга дөньда булган күп төрле кызыклы фәннәр барлыгы турында сөйләде, арада күбесенең борынгы гасырлардан бирле яшәве турында әйтте. Укучылар халыкның иң кызыклы ачышлары һәм казанышлары турында файдалы мәгълүмат турында белде, викторина һәм физкультминуткада катнашты. Ахырдан, әлеге тема буенча тәкъдим ителгән мультфильмнан өзек карады.