Ишегалды бәйрәме – халык бәйрәме ул
Җәй айларында шәһәрдә традицион ишегалды бәйрәмнәре уздыру күптән матур чарага әйләнде. Аның чираттагысы, 20 август көнне 3нче территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе көче белән, Балалар һәм гаилә уку үзәге территориясендә үтте.
Бу көнне ишегалды җыр-моңнан, күңелле уеннардан шау-гөр килде. Иң күңелле мизгелләрнең берсе – шәһәр тормышында актив булганнарны бүләкләү тантанасыдыр. Беренче сыйныфка баручыларны да онытмадылар, гадәттәгечә, быел да “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” чарасы кысаларында, аларга бүләкләр тапшырды.
Концерт программасы халык күңеленә хуш килде, балалар өчен дә төрле бәйгеләр оештыралган иде.