Уйнап-көлеп, китап укып...
"Шәһәрдә мәдәни мохит" проекты кысаларында, 14 август көнне шәһәр фонтанында “Җәйне уанап-көлеп, китап укып..” дип исемләнгән әдәби уен программасы үтте.
Шәһәр китапханәсенең Балалар һәм гаилә уку үзәге, шулай ук 2нче һәм 3нче филиал хезмәткәрләре барлык җыелган балалар һәм өлкәннәр өчен әкиятләргә багышланган викториналар, төрле конкурслар тәкъдим итте. Олылар да, кечкенәләр дә зур кызыксыну белән китапханәче сорауларына җавап бирде, табышмак чиште, конкурста катнашты. Ахырдан, һәркемгә призлар һәм татлы күчтәнәчләр өләшенде.