Центр детского и семейного чтения

Табигать белгечләре

19 июль көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Табигать белгечләре” дип исемләнгән экологик уен үтте. Анда 1нче һәм 3нче мәктәпяны лагерена йөрүче балалар чакырылган иде.

“Табигать белгечләре” дип исемләнгән презентация аша,  китапханәче балаларны Татарстан территориясендә урнашкан урман тыюлыклары, милли парклар белән таныштырды. Экологик викторинада катнашып, алар урман җәнлекләре, үсемлекләр, табигать күренешләре турында табышмак чиште, сынамышлар әйтте, ребус, филворд чишүдә катнашты. Кызыл китапка кертелгән җәнлекләр,үчемлекләр аларда аеруча зур кызыксыну уятты. Китапханәдәге китапларны кулларына алып, алар табигать һәм җәнлекләр турында иң кызыклы мәкаләләр укыды.