Сәламәт тәндә – сәламәт акыл
14 июль көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” дип исемләнгән танып-белү сәгате үтте. Анда 1нче һәм 3нче мәктәпяны лагерена йөрүче балалар чакырылган иде.
Иң элек китапханәче укучыларга сәламәтлек кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә алуы, тирә-юньне танып белеп, җәмгыять тормышында актив катнашуы, тормыштан канәгатьлек алуы турында сөйләде. Укучылар зур кызыксыну белән ребус һәм филворд чишүдә катнашты, “Хәрәкәттә – бәрәкәт”, “Сәламәтлекне яшьтән саклыйк”, “Сәламәтлек – зур байлык” кебек һәм башка викториналарда катнашты. Бу көнне яман гадәтләргә дә тукталып, китапханәче аларның үсеп килүче яшь организм өчен аеруча начар булуы турында да сөйләде.