Сугыш еллары хатирәләре...
Балалар һәм гаилә уку үзәге, шулай ук 1нче, 3нче территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе, "ЛОГОС" балаларга психологик ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре белән берлектә, ишегалды лагере балалары өчен "Сугыш еллары хатирәләре..." дип исемләнгән әңгәмә сәгате үткәрде.
Китапханәче балаларга сугышның кырыс чынбарлыгын, халкыбызның яу кырларындагы батырлыгын, патриотлыгы һәм милли горурлыгын чагылдырган фактлар турында сөйләде, укучылар "Пионерлар - сугыш батырлары" дигән викторинада катнашып, сорауларга җавап билде. Ахырдан, алар сугыш темасына видеоролик карады, Хәтер шәмен кабызуда катнашты.