Кеше хокуклары турында
Балалар һәм гаилә уку үзәге, 1нче һәм 3нче территориаль жәмәгатьчелек үзидарәсе белән берлектә, "Кеше хокуклары турында" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Анда мәктәпяны лагере балалары чакырылган иде.
Иң элек китапханәче балаларга кеше хокуклары турында кыскача аңлатма бирде, бала хокуклары турындагы Конвенциягә тукталды. Зур кызыксыну белән алар "Юрист күзләре аша..." дигән викторинада катнашып, сорауларга җавап бирде, филворд чиште.
Ахырдан, алар игътибарына "Чиполлино" мультфильмыннан өзек тәкъдим ителде.