Үз хокукларыңны бел
10 июнь көнне Балалар һәм гаилә уку үзәге 1нче мәктәп яны лагере балалары өчен “Үз хокукларыңны беләсеңме?” дип исемләнгән мавыктыргыч сәяхәт үткәрде.
Аның барышында, китапханәче укучыларга аларның хокуклары һәм бурычлары турында сөйләде, укучылар үзләрен кызыксындырган, бала хокукларына кагылышлы сорауларын бирде. “Юрист күзләре аша” дип исемләнгән викторинада, “Хокукларыңны бел" дип исемләнгән танып-белү сәгатендә катнашып, балалар үзләре өчен күптөрле файдалы мәгълүмат алды һәм ахырдан “Чиполлино” мультфильмыннан өзек карады.