Үз хокукларыңны беләсеңме?
9 июнь көнне Балалар һәм гаилә уку үзәге, шәһәр китапханәсенең 2нче номерлы филиалы белән берлектә, 3нче мәктәп яны лагере балалары өчен “Үз хокукларыңны беләсеңме?” дип исемләнгән кызыклы сәяхәт үткәрде.
Аның барышында, китапханәчеләр укучыларга аларның хокуклары һәм бурычлары турында сөйләде, укучылар исә үзләрен кызыксындырган, бала хокукларына кагылышлы сорауларын бирде. “Юрист күзләре аша” дип исемләнгән викторинада, “Хокукларыңны бел" дип исемләнгән танып-белү сәгатендә катнашып, балалар үзләре өчен күптөрле файдалы мәгълүмат алды.