Пушкинның тылсымлы әкиятләре
7 июнь көнне Балалар һәм гаилә уку үзәге, шәһәр китапханәсенең 2нче номерлы филиалы белән берлектә, 3нче мәктәптә оештырылган лагерь балалары өчен “Пушкинның тылсымлы әкиятләре” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде.
Үз сыйныфташлары өчен укучылар шагыйрьнең берничә әкиятен үз эченә алган тамаша күрсәтте. Аннан соң, бергәләшеп Пушкин әкиятләре буенча оештырылган конкурс, викториналарда катнашты, сорауларга җавап бирде. Ахырдан, укучылар игътибарына Пушкин әкиятеннән өзек тәкъдим ителде.