Центр детского и семейного чтения

Күтәренке кәеф белән

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, 3 июнь көнне Балалар һәм гаилә уку үзәге, шәһәр китапханәсенең 2нче филиалы белән берлектә, “Күтәренке кәеф территориясе” дип исемләнгән уен программасы үткәрде.

Бирегә 3нче урта мәктәптә оештырылган җәйге лагерьга йөрүче балалар чакырылган иде. Китапханәчеләр алар өчен спорт уеннары, әдәби викторина, башны эшләтү өчен кызыклы мәсьәләләр әзерләп каршы алды. Балалар рәхәтләнеп уйнады, асфальтта рәсем ясады. Ахырдан, һәркемгә татлы күчтәнәчләр өләшенде.