Сәламәт булыйк!
«Внимание, опасная компания» максатчан программасы кысаларында, 25 май көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Сәламәт булыйк!” дип исемләнгән акция үтте. Анда 1нче мәктәпнең II сыйныф укучылары чакырылды.
Китапханәче укучыларга көндәлек режим, шәхси гигиена таләпләрен үтәү, чыныгу күнегүләре үткәрү, физзарядка ясау, саф һавада йөрү, дөрес туклану турында сөйләде. Укучылар үзләре дә урамда, мәктәптә, өйдә чиста һәм пөхтә йөрергә кирәклеге турында әйтте. “Наркотикларсыз тормыш” дип исемләнгән онлайн квест-уенда катнашып, сертификат белән бүләкләнде.