Центр детского и семейного чтения

Тукайның әкияти дөньясында

Укучының мәдәни көндәлеге проекты кысаларында, 22 апрель көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Тукайның әкияти дөньясында” дип исемләнгән мәдәни дәрес үтте. Анда 1нче мәктәп укучылары чакырылган иде.

Дәрес барышында китапханәче укучыларга Габдулла Тукайның күпкырлы шәхес, шагыйрь, әкиятче, аның кечкенəдəн үк нечкə куңелле, табигать сөюче бала булуы турында сөйләде.  Үз əсəрлəрендə балаларны хезмəт сөяргә, олыларны хөрмəт итəргə, татар телен яратырга чакыруы турында әйтте. Укучылар Тукайның “Су анасы” һәм “Шүрәле” әкиятләреннән өзек тыңлады, шулай ук үзләре дә төрле шигырьләрдән өзек укыды. Ахырдан, балалар игътибарына “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” мультфильмыннан өзек тәкъдим ителде.