Яман гадәтләрдән ерак йөр!
«Внимание, опасная компания» максатчан программасы кысаларында, 14 апрель көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Яман гадәтләрдән ерак йөр!” дип исемләнгән сыйныф сәгате үтте. Анда Писмән микрорайонында яшәүче оештырылмаган балалар чакырылды.
Иң элек китапханәче укучыларга сәламәтлек кеше өчен иң зур байлык булуы турында сөйләде, организмны чыныктыру өчен нинди чаралар күрергә кирәклеген искәртте, тема буенча социаль ролик карарга тәкъдим итте. Укучылар “Яман гадәтләр нәрсә ул һәм алардан котылу юллары” дип исемләнгән викторинада катнашып, сорауларга җавап бирде.