Центр детского и семейного чтения

Без әкият яратабыз

Укучының мәдәни көндәлеге проекты кысаларында, 31 март көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Без әкият яратабыз” дип исемләнгән мәдәни дәрес үтте. Анда 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде.

Дәрес барышында китапханәче укучыларга әдәбиятта дистәләгән төрле жанрлар арасында әкиятнең аерым урында торуын әйтеп үтте. Укучылар үзләре яратып укыган әкиятләрнең  иң яраткан геройларын атады, “Бу кайсы әкият герое?”, “Әкиятне танып бел” дип аталган викторинада катнашты, табышмак чиште, әкиятләрдә очрый торган мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерде. Ахырдан, укучылар арасында Габдулла Тукай әсәрләре буенча рәсем конкурсы игълан ителде. Иң яхшы дип табылган рәсем авторларын татлы бүләкләр көтә.