Центр детского и семейного чтения

Яман гадәттән саклан

«Внимание, опасная компания!» макчатчан программасы кысаларында, 19 март көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Яман гадәттән саклан” дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үтте. Укучыларда сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру максатыннан уздырылган әлеге чарага 1нче мәктәп укучылары чакырылган иде.

Иң элек китапханәче үсмерләр арасында еш очрый торган яман гадәтләр һәм аларның килеп чыгу сәбәбе турында сөйләде. Үз чиратында, укучылар яхшы гадәтләрне атады, үзләренең көн дәвамында үтәлә торган режимына тукталды. Тема буенча оештырылган викторинада катнашып, сәламәтлеккә кагылышлы сорауларга җавап бирде.