Михалков әсәрләре буенча
Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында, 18 март көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә Сергей Михалков әсәрләре буенча әдәби сәгать үтте. Анда 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде.
Чара барышында, китапханәче укучыларга балалар язучысы Сергей Михалковның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде, аның әсәрләре буенча оештырылган викторинада катнашырга тәкъдим итте. Укучылар зур кызыксыну белән табышмак чиште, сорауларга җавап бирде, авторның “Дядя Стёпа” шигыреннән өзек тыңлады. Ахырдан “Фома” мультфильмыннан өзек карадылар.