Центр детского и семейного чтения

Туган телдә укыйбыз

“Туган телдә укыйбыз” Бөтенроссия акциясе кысаларында, Балалар һәм гаилә уку үзәгендә  әкият уку көне үтте. Анда 1нче мәктәпнең VI сыйныф укучылары чакырылган иде.

Чара барышында, китапханәче укучыларга әкиятнең төрләре, аларны уку нинди максатка ирешергә мөмкинлек бирүе, шулай ук, һәр диярлек әкияттә яхшылык белән яманлыкның нәрсәгә китерүе турында сөйләде. Укучылар халык әкиятләре буенча оештырылган викторинада катнашып, сорауларга җавап бирде. Ахырдан, үзләре рус һәм татар телендә кычкырып әкият укыды.