Центр детского и семейного чтения

Мәкальдән алып, әкияткә кадәр

"Безнең башлангыч. Фольклор укыйбыз" III Халыкара акциясе кысаларында, Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Мәкальдән алып, әкияткә кадәр” дип аталган фольклор сәгате үтте. Анда Писмән микрорайонында яшәүче яшь китап сөючеләр катнашты.

Рус халык иҗатын өйрәнү барышында, балалар мәкаль һәм әйтемнәр, тиз әйткечләр әйтте, табышмак чиште, халык әкиятләрен искә төшерде. Ахырдан, үзләре үк “Маша и медведь” рус халык әкиятен укыды.