Центр детского и семейного чтения

Муса Җәлил – герой-шагыйрь

Укучының мәдәни көндәлеге проекты кысаларында, 24 февраль көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Муса Җәлил – герой-шагыйрь” дигән әдәби сәгать үтте. Анда 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде.

Китапханәче укучыларны кыскача Муса Җәлилнең тормыш юлы белән таныштырып үтте. Әлбәттә, бу көнне шагыйрьнең иҗаты турында да күп сөйләнде. Алар шагыйрьнең фронт тормышы, тоткынлык еллары, шунда язылган күпсанлы шигырьләре белән танышып үтте. Бу көнне укучылар “Муса Җәлил – герой-шагыйрь” дип исемләнгән онлайн-викторинада катнашып, Диплом белән бүләкләнде. Ә инде ахырдан, авторның “Кызыл ромашка” мульфильмыннан өзек карады.